Ленар Сөләйманов Татарстан Республикасының дәүләт бүләгенә лаек булган
“Дөнья мине үзгәртте: Еламаска өйрәтте...” Ленарның күзләре нәкъ менә шул сүзләрнең дөреслеген раслыйдыр кебек тоелды миңа.
Соңгы күрешүебезгә елга якын вакыт үткән икән. Узган ел февраль аенда, чираттагы ялына кайткач, аның белән озаклап сөйләшеп утырдык. “Балалар хакына барырга булдым”, - дигән иде ул, махсус операциягә китү сәбәбен әйтеп.
Бу юлы редакциягә кызы һәм улы белән бергә килгән иде ул. Кечкенә Алина әтисенең алдыннан да төшмәде. Бер кулында йомшак уенчыгы булса, икенчесе белән әтисенең битләрен иркәләде. Кадет классында укучы Артур сабыррак күренде, чөнки ул хәрби дисциплиналарны үзләштерә.
- Әтине бик сагындык, аның исән-сау кайтуын телибез, - диделәр балалар.
Туган йорттан чыгып китү, якыннарың белән, вакытлыча гына булса да, аерылышулар, әлбәттә, бик авыр шул. Бүгенге көндә ил сагында торган ир-егетләребезгә, билгеле, бер дә җиңел түгел.
- Аллаһ теләсә, без җиңү белән кайтачакбыз. Һәркөнне шул хакта уйлыйбыз, шуның өчен тырышабыз. Безнең максат — бер генә, башкача була да алмый, - диде взвод командиры урынбасары Ленар Сөләйманов.
Шушы көннәрдә, туган ягына ялга кайтыр алдыннан, батальон командиры аңа дәүләт бүләге — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале тапшырган.
- Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы янында булдым. Аның белән шактый сөйләшеп утырдык. Бүләк алуым белән тәбрикләде ул. Хәл-әхвәлләрне белеште, нинди ярдәм кирәклеген сораштырды. Мин сораган җайланмаларны алырга булышачагын әйтте. Барлык хәрбиләр исеменнән аңа олы рәхмәт сүзләре җиткерәм. Гуманитар йөк илтүдә дә шәхсән үзе катнаша башлык. Гомумән, безгә туган як җылысы бүләк иткән барлык волонтерларга, райондашларга, игелеге тигән һәркемгә рәхмәт сүзләребез барып ирешсә иде, - диде “Сарман” позывнойлы райондашыбыз.
Әлеге медаль, өстенлекләре белән беррәттән, якташыбызга зур җаваплылык та өсти.
- Хөкүмәт минем батырлыкны югары бәяләгән икән, димәк, минем Ватан алдындагы бурычларым тагын да артачак. Бу миңа көч, рух ныклыгы, бөек җиңүгә ышаныч өсти. Мин балаларымны, якыннарымны якларга, аларның тынычлыгын сакларга тиеш, - диде, горурланып, “Мотоукчы гаскәрләрендәге хезмәте өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре иясе Ленар Галинур улы.
Киләчәктә җиңүле, сөенечле очрашуларга өметләнеп, ил-көннәргә тынычлык теләп, без Сарман егете белән саубуллаштык. Аның исән-имин булуын, якыннарына сабырлык телим.
Сүз уңаеннан, шул да мәгълүм булсын: бүгенге көндә Пилотсыз система гаскәрләренә хезмәткә чакыру бара. Сафка басарга теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган 2,9 миллион сум түләү каралган. БпЛА операторы булырга теләгәннәргә белем һәм сәламәтлек торышы буенча бернинди чикләүләр дә юк. Хәрби килешү срогы узганнан соң, хезмәттән китү гарантияләнә. Моның өчен, ике ай өйрәнүләр узарга туры киләчәк. Теләгәннәр Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев