29 апрель 2026 яңалыклары
-
Сарманда шигырь сөюче балаларны җыйдылар
Бүген район мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең күңелләрдә» район конкурсының Гала-концерты узды.
-
«ТАТМЕДИА»да районнарның алдынгы хат ташучыларын хөрмәтләделәр
Бүген «ТАТМЕДИА» җәмгыятендә агымдагы елның 1 яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында оештырылган республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Шул рәвешле районнарның алдынгы почтальоннарын бүләкләделәр.
-
Республикадагы иң югары хезмәт хаклы вакансияләр билгеле
Билгеле эш эзләү сервисы мәгълүматлары буенча, Татарстанда иң күп хезмәт хакы ультратавыш диагностикасы табибы — акушер-гинекологка тәкъдим ителә — аена 200 мең сумнан артык, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Ләшәү Тамакта яшь наратлар утырттылар
Яшь буында табигатькә сакчыл караш формалаштыруга, экологик тәрбиягә өстенлек бирүче Ләшәү Тамак мәктәбендә дәвамчылык традицияләре саклана. Бигрәк тә агачлар утырту белән бәйлиләр аны педагоглар.
-
Урман материалларын аванс белән түләү биржа сәүдәсенә керттеләр
2026 ел урман сәнәгате өчен кискен үзгәреш елы булды. 9 гыйнвардан Урман кодексына үзгәрешләр көчәйде, ә яңа закон дәүләт проектлары өчен төзелеш материалларын биржа аша сатып алу механизмын кертте.
-
Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы 5,6%ка үскән
2026 елның беренче кварталында Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы узган елның шул чорына караганда 5,6 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда 4 көндә күчмә закон бозуның меңгә якын очрагы ачыкланган
Татарстанда 4 көн эчендә күчмә законнарның меңгә якын бозылуы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактика чарасының II этабы йомгакларын ясап хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә әдәбият сөючеләр очраштылар
Ләшәү Тамак мәктәбе кичә бик күп кунаклар кабул итте.
-
Хезмәт ветераны Мөсфирә Хафизова юбилеенда кунакларны биеп сәламләде
Шушы көннәрдә Сарманда яшәүче хөрмәтле ветеран Мөсфирә Шәймөхәммәт кызы Хафизова үзенең гомеренең алтын биеклегенә – 95 яшьлек юбилеена аяк басты.
-
Татарстанда тагын яңгыр һәм җепшек кар булачак, җил бераз кими
Бүген, 29 апрельдә, Татарстанда һава торышы үзгәрмәчәк: әледән-әле яңгыр һәм җепшек кар ява. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә исә, кайбер урыннарда 15-20 метрга кадәр көчәя (Казанда 17 метрга җитә).