Бүген, 29 апрельдә, Татарстанда һава торышы үзгәрмәчәк: әледән-әле яңгыр һәм җепшек кар ява. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә исә, кайбер урыннарда 15-20 метрга кадәр көчәя (Казанда 17 метрга җитә).
Бу Бофорт шкаласы буенча көчле яки бик көчле җил дип санала, дип яза «Татар-информ» МА.
Төнлә салкын -1..+3 градус булса, көндез һава +6..+11 градуска кадәр җылына. Казанда көндез +7..+9 градус көтелә.
Нет комментариев