САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәт ветераны Мөсфирә Хафизова юбилеенда кунакларны биеп сәламләде

Шушы көннәрдә Сарманда яшәүче хөрмәтле ветеран Мөсфирә Шәймөхәммәт кызы Хафизова үзенең гомеренең алтын биеклегенә – 95 яшьлек юбилеена аяк басты.

"Язмышның иң авыр сынауларын үз җилкәсендә күтәргән буын вәкиле ул. Балачагы сугыш елларына туры килеп, тыл ветераны буларак, ил тынычлыгы өчен фидакарь хезмәт куйган зат. Аның күкрәгендәге медальләре — шул еллардагы тынгысызлыгы һәм тырышлыгы өчен бирелгән олы бүләкләр.
Әниебез гомере буе эштән туктамады, гел хәрәкәттә булды. Шифаханәдә санитарка булып, авыруларны карады, ашханәдә пешекче булып та хезмәт куйды. Икмәк пешерү комбинатында ипи пешерде, мәктәп ашханәсендә безнең кебек балаларга тәмле ашлар әзерләде. Коммуналь хуҗалыкта оператор булып эшләп, пенсиягә чыкты. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, өйдә утырмады - һөнәр училищесында вахтер булып торды. Әтиебез Мөдәрис белән без – дүрт кызга тәрбия һәм белем алырга ярдәм иттеләр. Әтинең 1985 елда ук арабыздан китүе безнең өчен бик авыр югалту булды. Ләкин әни, безне үз канаты астына алып, нык булырга өйрәтте, олы тормыш юлына бастырды", - диләр кызлары.
Бүгенге көндә Мөсфирә апа – 8 оныкның һәм 11 оныкчыкның сөекле дәү әнисе дә.
95 яшендә дә акыллы, зирәк, энергиясе ташып тора аның. СөбханАллаһ, күз тимәсен.


95 яшьлек юбилее уңаеннан, хөрмәтле юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды.
Кадерле кешеләренең олуг юбилеен якыннары зурлап үткәрделәр. Мөсфирә апаның күңеле яшькә карамый: ул һаман да җитез, җиңел гәүдәле, бәйрәм кичендә рәхәтләнеп биеп тә алды, яшьлегенә кайтып килде. 100 яшенә барып җитәргә, сәламәт, бәхетле, кадерле һәм хөрмәтле булып яшәргә язсын үзенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев