Бүген район мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең күңелләрдә» район конкурсының Гала-концерты узды.
Бу көнне районыбызның сәләтле балалары һәм яшьләре сәхнәгә күтәрелеп, Тукай шигырьләрен яңгыратты, аның сүзләренә язылган җырларны башкарды. Аларның һәркайсы үз йөрәгеннән чыккан хисләрне, шагыйрь иҗатына булган тирән мәхәббәтне тамашачыга җиткерә алды.
Концерт рухи яктан бай, күңелле һәм истә калырлык булды. Тукайның гаҗәеп сүзләре, моңлы көйләре күңелләрне тагын да яктыртты, милли рухыбызны ныгытты.

Фото район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Нет комментариев