Җәмгыять

Республикадагы иң югары хезмәт хаклы вакансияләр билгеле

Билгеле эш эзләү сервисы мәгълүматлары буенча, Татарстанда иң күп хезмәт хакы ультратавыш диагностикасы табибы — акушер-гинекологка тәкъдим ителә — аена 200 мең сумнан артык, дип яза «Татар-информ» МА.

Икенче урында стоматолог-терапевтлар (150 мең сумнан артык), өченчедә — программистлар (175 мең сум).

Шулай ук бишлеккә IT-проектлар җитәкчесе (143 мең сум) һәм тимер юл транспортында ремонтлау участогы башлыгы (122 мең сум) кергән.


Нет комментариев