Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы 5,6%ка үскән
2026 елның беренче кварталында Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы узган елның шул чорына караганда 5,6 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Тармаклар буенча үсеш: энергетика секторында — 8,2%, эшкәртү сәнәгатендә — 6,0%, файдалы казылмалар чыгаруда — 3,4%. Ә су белән тәэмин итү, калдыкларны утильләштерү тармагында 3,8%ка кимү күзәтелгән.
Иң югары үсеш темплары: машина һәм җиһазлар ремонтлау — 19,9%, электр җиһазлары — 17,2%, башка әзер әйберләр җитештерү — 11,2%, химик матдәләр һәм продуктлар җитештерү — 10,7%.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев