Татарстанда 4 көндә күчмә закон бозуның меңгә якын очрагы ачыкланган
Татарстанда 4 көн эчендә күчмә законнарның меңгә якын бозылуы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактика чарасының II этабы йомгакларын ясап хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
– Чаралар 20-24 апрельдә Федераль куркынычсызлык хезмәте ярдәмендә һәм катнашында узды. Операция вакытында чит ил гражданнары күп җыелган урыннар, төзелеш, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм торак өлкәләре объектлары тикшерелде, – дип белдерде ведомство.
Шушы дүрт көн эчендә полиция хезмәткәрләре 951 кагыйдә бозуны теркәгән. Шуларның 531 очрагында мигрантлар илдә булу тәртибен бозган. Тагын 143 мигрантның эшчәнлеге рөхсәтсез булуы ачыкланган, калган бозулар башка төрләргә карый.
Чит ил хезмәтчеләрен эшкә җәлеп итү тәртибен бозган 160 эш бирүчегә дә беркетмә төзелгән. Шулай ук 172 легаль булмаган мигрантны Россия чикләреннән административ рәвештә чыгару турында карар кабул ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев