Ләшәү Тамак мәктәбендә әдәбият сөючеләр очраштылар
Ләшәү Тамак мәктәбе кичә бик күп кунаклар кабул итте.
Мәктәп базасында "Милли hәм этномәдәни белем бирү: традицияләр hәм заманча өстенлекләр" Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясенең Сарман районындагы фәнни-гамәли hәм әдәби-экологик фестиваль мәйданчыгы кысаларында "Матур әдәбият hәм иҗат чаралары белән мәктәп укучыларының милли үзаңын hәм экологик культурасын формалаштыру" темасына чара үтте.

Фестивальнең хөрмәтле кунагы буларак мәктәпнең данлыклы укучысы - филология фәннәре докторы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, профессор Фәрит Зәкиҗан улы Яхин чакырылган иде.

Конференция пленар өлеш белән башланып китте. Аннан Габдулла Тукай эзләре буйлап әдәби сәяхәт булды. Остаханәләр эшләде. Соңыннан йомгаклау өлеше, бүләкләүләр булды.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова катнашты hәм чара кунакларын сәламләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, килгән кунаклар чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев