САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләшәү Тамакта яшь наратлар утырттылар

Яшь буында табигатькә сакчыл караш формалаштыруга, экологик тәрбиягә өстенлек бирүче Ләшәү Тамак мәктәбендә дәвамчылык традицияләре саклана. Бигрәк тә агачлар утырту белән бәйлиләр аны педагоглар.

- Тәрбия бирүнең иң зур механизмы, - ди мәктәп директоры Ринат Дәүләтов.

Белем бирү йортында узган чараларда форсатны кулдан ычкындырмыйлар биредә. Бу юлы да фестиваль кысаларында истәлеккә яшь наратлар утырттылар кунаклар.

Узган ел,,шундый чараларның берсенә килгәч, районның яшь педагоглары алмагачлар утырткан булганнар. Бу юлы алар аллеяга элмә тактасы урнаштырдылар.

"Мәгарифләр киләчәккә юл сала", -,диләр алар, горурланып. Буыннар чылбыры өзелмәсен, үсеп килүче яшьләргә дә үрнәк булсын бу изге гамәлләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев