Бүген «ТАТМЕДИА» җәмгыятендә агымдагы елның 1 яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында оештырылган республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Шул рәвешле районнарның алдынгы почтальоннарын бүләкләделәр.
- Безне уртак эш берләштерә. Журналистлар һәм почтальоннар - алар бик якын дуслар. Без газета-журналларны соңгы укучыга кадәр чыгарачакбыз, зур ышаныч белән хезмәт куябыз. Тырышлыкның нәтиҗәсе киләчәктә дә уңай булыр, - диде «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.



Санаулы алдынгы хат ташучылар арасында безнең районның Кәүҗияк авылы почтальоны Фәйрүзә Газизуллина да булуы сөендерә. Без моның белән горурланабыз. Уртак хезмәтебезнең нәтиҗәсе бар, димәк. Без барлык хат ташучыларга да хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерәбез һәм киләчәктә дә аңлашып эшләү булыр, дигән теләктә калабыз.
Нет комментариев