Нөркәй укучылары "Тамчы-шоу" дан җиңү белән кайттылар
Бәйге

Нөркәй укучылары "Тамчы-шоу" дан җиңү белән кайттылар

Кичә Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һәм интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында катнаштылар.

Бәйгедә алар Кайбыч районы Мәлки мәктәбе укучылары белән көч сынаштылар. Укучылар биология, география, татар теле, математика һәм тарих фәннәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. 12/ 12 исәбе белән дуслык җиңде. Укучыларыбызны котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез!


Нет комментариев