САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Әниләрдә – тормыш яме” акциясенә старт бирелә

28 ноябрь – Әниләр көне.

Безгә яшәү яме, тормыш гаме бүләк иткән кадерле затларга без гомеребез буе бурычлы. Рәхмәт сүзләрен әйтергә, аларны матур бәйрәм белән котларга сәбәп тә бар. Без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Моның өчен әниләрегез турындагы иң җылы тәэсирләрегезне, матур хатирәләрегезне, чын йөрәктән чыккан ихлас теләкләрегезне мөмкин кадәр матуррак, үзенчәлеклерәк, ягымлырак итеп, котлау сүзләре белән видеоязма рәвешендә +7 950 667-08-85; 89172669006 номерлары буенча ватсап төркеменә җибәрергә генә кирәк. Болар белән бергә әниләрегезгә багышлап музыкаль сәлам дә юллый аласыз.
Видеоязманың дәвамлылыгы 2 минуттан артмаска тиеш. Без аларны сайтыбызда һәм үзебезнең төркемнәребездә урнаштырып барачакбыз.
Видеоязмаларны 28 ноябрьгә кадәр кабул итәчәкбез.
Бәйрәм флешмобына кушылыгыз, хөрмәтле дуслар! Әниләрне бергәләп тәбриклик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев