Динә һәм Данияр Вәлиевлар Казанда туганнар.
Балачаклары Саклаубаш авылында узган. Аннан язмыш аларны район үзәгенә алып килә. Сарман урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлаган бертуганнарның бүгенге көндә берсе - Казанда, икенчесе Сарманда яши. Данияр Казанда бер компаниядә менеджер булып эшли, инженер белгечлегеннән тыш, тәрҗемәче һөнәрен дә үзләштергән. Динә Сарман гимназиясендә укучыларны инглиз теленә өйрәтә.
- Данияр миннән алдарак туган, ул биш минутка олырак. Игезәк туганым булуы бик рәхәт. Аеруча үсә төшкәч, бер-беребезгә терәк без, гаиләләребез белән дә бик дуслар. Тугач та, аерылып торганбыз. Данияр тыныч булган, ә мин аннан гел уенчыклар талаганмын. Мәктәптә исә икебез өчен дә иншалар яза идем. Шунысы кызык: сочинениеләр һәрвакыт ике төрле карашлы булалар иде. Казанга укырга кергәч, аерым яшәдек, әмма атнага бер булса да күрештек. Бүгенге көндә икебезнең дә гаиләдә - икешәр бала, әмма игезәкләр түгел. Без тормыш иптәшем Айрат белән ике малай тәрбиялибез, ә Даниярның бер кызы һәм улы үсә. Нәселебездә әлегә башка игезәкләр юк.
Нет комментариев