САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әниләр шөгыле» җиңүчеләре ачыкланды

Без Әниләр көне уңаеннан «Сарман» газетасы битләрендә һәм сайтыбызда «Әнием шөгыле» дигән конкурс игълан иткән идек.

Катнашучыларыбыз шактый булды. Алдан вәгъдә иткәнчә, эшләр ике яшь категориясендә – балалар һәм зурлар арасында икешәр – «Иң оригиналь шөгыль» һәм «Иң кызыклы язма» номинацияләрендә бәяләнде. Балалар арасында «Иң кызыклы язма» номинациясе җиңүчесе булып Сарман урта мәктәбенең 5 а сыйныфы укучысы Илназ Әхмәтов танылды. Алия һәм Ильмира Әхәтовалар бәйгедә әниле-кызлы катнаштылар. Сарман урта мәктәбенең 6 в сыйныфында укучы Алия әнисе шөгыле турында видеоязма эшләгән. Ильмира ханым халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән йон тетү һәм эрләү эшләрен башкара икән. Ә бу шөгыльгә ул әнисе Нәбирә ападан өйрәнгән. Ильмира Әсбах кызы да үз чиратында әнисе шөгыле турында язмача эш әзерләгән. Икесе дә бер үк шөгыль белән катнашканлыктан, җиңүче исеменә «Иң оригиналь шөгыль» номинациясендә Алия лаек дип табылды. Зурлар категориясендә иң яхшы язма дип Сарманнан Илдус Фәйзуллинның эше булды. 
Без барлык катнашучыларга матур-матур хикәяләре, фото һәм видеоязмалары өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларның эшләрен игътибарсыз калдырмаска тырыштык, сайтыбызда урнаштырдык, газетабыз битләрендә бастырдык. Киләсе конкурсларда да актив булырсыз дип ышанып калабыз, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев