САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның берничә районында терлек азыгы әзерләү эше башланды

Азнакай, Мөслим, Нурлат һәм Актаныш районнарында терлек азыгы әзерләүгә керешкәннәр. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Хәзерге көндә бу районнарда 620 гектардан артык күпьеллык үлән һәм көзге культуралар чабылган. 2326 тонна сенаж һәм 150 тонна печән әзерләнгән.

Алдагы чорда терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 3,2 млн тонна сенаж, 3,66 млн тонна силос, 320 мең тонна печән әзерләү планлаштырыла. Бу күләм бер баш терлеккә 40 центнер азык туры китерәчәк.

Кампаниядә 711 үзйөрешле комбайн, 1500дән артык пресс-җыйгыч, 1317 чапкыч катнаша. Техниканың бу кадәр күп булуы биремнәрне вакытында һәм сыйфатлы үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев