Районда терлекләрне туклыклы азык белән тәэмин итүне кайгырталар
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлек азыгы әзерләү эшләренә дә чират җитте. Кышкы салкыннарда терлекләрне туклыклы азык белән тәэмин итү мөһим. Шул уңайдан районда быел терлек азыгы әзерләүдә катнашачак техниканы кабул итү буенча махсус конкурс уздырылды.
Тикшерү эшләре «Сарман» агрофирмасының машинатрактор станциясендә башланып китте. Монда районның авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчеләре, техник күзәтчелек вәкилләре, белгечләр җыелды. Тикшерү комиссиясе составына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, Татарстан Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең район бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Азат Сөләйманов, Яр Чаллы шәһәре – Тукай районы буенча бүлек начальнигы – баш дәүләт инженер-инспекторы Илнар Мөбарәкҗанов, «Россельхозүзәк» филиалының район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев кертелгән иделәр.
Иң элек техниканың гомуми торышы, саклау шартлары, агрегатларның эшкә әзерлеге тикшерелде. Кичекмәстән ремонт таләп ителгән техника берәмлекләре булу да ачыкланды, ләкин хуҗалык вәкилләре кимчелекләрне тиз арада төзәтергә вәгъдә бирделәр.
Шуннан соң комиссия әгъзалары «Нөркәй» агрофирмасының машина-трактор станциясенә юл тоттылар. Мондагы техника тәртиптә, беркетмәләр дөрес тутырылган, саклау урыннары да норматив таләпләргә тулысынча туры килә иде. Тикшерү өчен җаваплы затлар шулай ук «Шәрләрәмә» бүлекчәсенә дә бардылар. Андагы техника паркы кечерәк булуга карамастан, авыл хуҗалыгы коралларын саклау һәм аларны файдалануга әзерләү дәрәҗәсе шактый югары, дип бәяләнде.
Нәтиҗәләр чыгарганда, комиссия вәкилләре төрле критерийларны исәпкә алдылар. Иң югары күрсәткечкә «Нөркәй» агрофирмасы ия булды. Әлеге хуҗалык 98 балл җыя алды – ул районда терлек азыгы әзерләү техникасы торышы буенча әйдәп баручы дип танылды. Икенче урынны «Сарман» агрофирмасы алды. Ул җиңүчедән нибары өч баллга калышты. Өченче урынга 92 балл белән «Җәлил» агрофирмасы лаек булды.
– Афәрин, барыгыз да яхшы әзерләнгәнсез. Эшләрне уңышлы гына башкарып, тиешле күләмдә терлек азыгы әзерләргә язсын. Куркынычсызлык таләпләре турында да онытмагыз, – диде Николай Сахуриев.
Мондый конкурслар техник әзерлекне яхшыртуга этәргеч бирә, хуҗалыклар арасында дөрес көндәшлек уята, ахыр чиктә терлек азыгы әзерләү эшләренең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуын тәэмин итә.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев