“Нөркәй”леләр икмәкне җиңсәгә җыялар
.
Икмәкне җиңсәгә тутыру - агрофирма өчен яңа технология әле. Болай эшләгәндә, элеваторга озатылганчы, суктырылган бодай вакытлыча сакланышта яхшы торачак.
- Бер җиңсә 180 тонна бодай сыйдырышлы. Моның өчен икмәкнең дымлылыгы 20 проценттан да артмаска тиеш, - ди “Уңыш” җитештерү комплексы идарәчесе Рөстәм Разумбетов.
Мондый технология белән бары тик бодайны гына саклап була икән. Икмәкне җиңсәгә тутыруны җиһазландырылган махсус техника башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев