Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

KazanForum агросәнәгать комплексында халыкара хезмәттәшлекне үстерде

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» Халыкара икътисад форумы кысаларында узган чараларда Россиянең 9 төбәгеннән 80дән артык агросәнәгать предприятиесе 21 чит ил компаниясе белән очрашты. 500дән артык бизнес-очрашу һәм нетворкинг-сессия экспорт юнәлешендә хезмәттәшлекне ныгытты. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге эш «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты бурычларын үтәүгә ярдәм итүен билгеләп үтте.

Форумның тагын бер мөһим өлеше – «Казан Хәләл Маркет» күргәзмә-ярминкәсе булды. Анда 9 дәүләттән һәм РФның 11 субъектыннан йөздән артык ширкәт катнашты, кунаклар саны 34 767 кешегә җитте. Бу мәйданчык хәләл продукциянең мөмкинлекләрен күрсәтү һәм яңа элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле платформага әйләнде.

Оештыручылар – Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге һәм «Агроэкспорт» структурасы. Кече һәм урта бизнесны тартуда илнең 8 төбәгеннән Экспортка ярдәм итү үзәкләре дә ярдәм күрсәтте.

Татарстанда хәләл индустриясе системалы рәвештә үсә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, хәләл продукция җитештерү күләме 354,4 мең тоннага, ә акчача бәясе 149,1 млрд сумга җиткән. Агросәнәгать комплексының гомуми экспорты 539,4 млн доллар тәшкил иткән, шул исәптән хәләл продукция өлеше – 45 млн доллар. 2026 елның апреленә инде экспорт 122,4 млн долларга җиткән, аның 8,3 млн доллары хәләл товарларга туры килә.

Республикада ит, сөт, ярымфабрикатлар, икмәк-кондитер ризыклары, эчемлекләр һәм эшкәртүнең аерым төрләре буенча хәләл продукция җитештерүчеләрнең тотрыклы секторы формалашкан. Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты сызыгы буенча 30дан артык муниципаль районда сертификацияләү процессы юлга салынган.

Татарстан хәләл продукциясенең төп импортёрлары – БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев