Июль киңәшләре
Авыл хуҗалыгы

Июль киңәшләре

-

-Коелган, кортлы, чери башлаган алма, грушаларны көн саен җыярга кирәк. Аларны җиргә күмәргә була, шунда чериячәкләр.

-Июльдә барлык җиләк-җимеш агачлары, куаклар һәм җиләкләргә мул итеп су сибәргә кирәк. Алар хәзер уңыш өлгертә һәм шул ук вакытта киләсе елга чәчәк бөреләрен формалаштыра. Июльдә суга кытлык җиләк-җимешне өлгереп җитмичә күпләп коелуына һәм киләсе ел уңышы кимүгә китерә.

- Өлгергән җиләк-җимешне вакытында җыярга кирәк. Куакларда карлыган, җиләкләрне озак тоту зыянлы. Чери башлаган җимешләр гөмбәле авырулар таралуга сәбәпче була.

 


Нет комментариев