Бишкөнлек кыр батырлары бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы

Бишкөнлек кыр батырлары бүләкләнде

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев басу-кырлардагы урып-җыю эшләре барышы белән танышып йөрделәр. Иске Кәшер авылы янындагы көзге бодай басуына тукталып, чираттагы бишкөнлектә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләделәр, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Ургычлары 9 метрны тәшкил иткән техниканы иярләүче беренче төркемдә "Җәлил" агрофирмасыннан Илмир Солтанов бу юлы да акчалата бүләккә ия булды. Аны җитәкчеләр икенче урын алганы өчен бүләкләделәр. Ургычлары 6 метрлы комбайннарда ашлык суктыручы механизаторлар арасында да ике алдынгы урын да җәлиллеләрдә булды. Ленар Якупов белән Илдар Харисовның комбайннарында җилфердәүче әләмнәр дә егетләрне җиңүгә рухландыра кебек тоелды. 

- Кәефләр шәп, һава торышы яхшы, эшлибез, җиңәбез, - диделәр алар.

Агроном Хәлил Рәхимов та басуда эш барышын күзәтә, киңәшен бирә, кирәкле ярдәмен күрсәтә. 

- Егетләр сынатмыйлар, тырышып эшлиләр. Җитәкчелектән хөрмәт күрү аларга стимул бирә, - диде җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев. 

Әйе, кырдагыларның күңелләре көр, кәефләре яхшы. Без басудан кузгалганда, яннарына төшке аш китерүче машина килеп калды.


Нет комментариев