САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда терлек азыгы әзерләүчеләр бүләкләнде

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, терлек азыгы әзерләүчеләр янында булып, икенче ункөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. Бу юлы бүләкләрнең күбесен «Җәлил» агрофирмасы механизаторлары «алып калды». Номинацияләр буенча урыннар түбәндәгечә булды. «Тагылма чапкычларда эшләүче иң яхшы механизатор»лар...

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, терлек азыгы әзерләүчеләр янында булып, икенче ункөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. Бу юлы бүләкләрнең күбесен «Җәлил» агрофирмасы механизаторлары «алып калды». Номинацияләр буенча урыннар түбәндәгечә булды. «Тагылма чапкычларда эшләүче иң яхшы механизатор»лар булып «Нөркәй» агрофирмасыннан Николай Антонов, «Сарман» агрофирмасыннан Иршат Галиев һәм Фәргать Кашапов танылдылар. «Үзйөрешле чапкычта эшләүче иң яхшы механизатор» номинациясендә беренче һәм өченче урыннарны «Җәлил» агрофирмасыннан Рафаэль Фәррахетдинов белән Раиф Хәйдәров, икенче урынны «Нөркәй»дән Сәлмән Шакиров алдылар. Азык әзерләү комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне - «Җәлил»дән Айрат Шәйдуллин, икенче урынны -«Сарман»нан Мансур Хафизов, өченче урынны «Нөркәй»дән Халит Маликов алдылар. Силос-сенаж массасын ташуда эшләүчеләр арасында беренче, икенче урыннар «Җәлил» агрофирмасыннан Зөфәр Гыймадиев һәм Фәнүс Фәррәхетдиновка, өченче урын «Сарман»нан Ринат Нәфыйковка бирелде. Базда яшел масса таптатып торуда эшләүче механизаторлар арасыннан акчалата бүләкләр беренче, икенче урыннар өчен шулай ук - «Җәлил» агрофирмасыннан Ринат Әхмәтҗанов белән Нияз Даутовка, өченче урын өчен «Нөркәй»дән Әнвәр Хәйбрахмановка бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев