Районда көзге бодай суктыру башланды
Авыл хуҗалыгы

Районда көзге бодай суктыру башланды

​​​​​​​Район игенчеләре уракка төштеләр.

 Басуларга беренчеләрдән булып «Сарман» агрофирмасы механизаторлары чыктылар. Бүген Дими Тарлау авылы каршындагы 210 гектарлы басуда көзге бодай суктырыла. Аның һәр гектарыннан 41,5 центнер уңыш чыга.

– Кәеф шәп, уракка, елдагыча, дәртләнеп керештек, - ди басуга беренче булып кереп киткән Ринат Сәгъдәтов.- Узган елда 43000 центнердан артык бөртек суктырган идем, быел да сынатмаска, аннан ким эшләмәскә.

Игенчеләр янында муниципаль район башлыгы Фәрит  Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов та булдылар. Агрофирма директоры Диккат Хөснетдинов, белгечләр дә шунда иде.

Урак уңышлы барсын! Хәерле сәгатьтә, игенче!


Нет комментариев