Кичә чөгендер алуда хезмәт куючыларны бүләкләүнең чираттагысы узды
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басу-кырларда булып, алдынгы сафта баручыларны тәбрикләделәр, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Соңгы җидекөнлек нәтиҗәләре буенча беренче-икенче урыннарны "Җәлил" агрофирмасы хезмәтчәннәре - Рузил Сафин белән Рафаэль Мәрданов һәм Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов экипажлары алды....
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басу-кырларда булып, алдынгы сафта баручыларны тәбрикләделәр, акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Соңгы җидекөнлек нәтиҗәләре буенча беренче-икенче урыннарны "Җәлил" агрофирмасы хезмәтчәннәре - Рузил Сафин белән Рафаэль Мәрданов һәм Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов экипажлары алды. "Сарман" агрофирмасыннан Заһир Шәйхразыев белән Илдар Гыйләҗев өченче булдылар. Төягечләрдә эшләүчеләр арасында беренчелек - "нөркәй"леләр Илфат Йосыпов белән Рамил Салиховта. "Сарман" агрофирмасыннан Ринат Илдарханов - икенче, "Җәлил" агрофирмасыннан Дамир Моратов белән Айрат Салихов өченче булдылар.
Акчалата сертификатлар алдынгы агрономнарга да тапшырылды. Бу юлы да беренчелекне Нөркәй" агрономы Рөстәм Исмәгыйлев алды. Икенче урында янә "Сарман"нан Рамил Шакирҗанов булды. Өченчедә - "Җәлил" агрофирмасы агрономы Булат Вәлиев.
"Нөркәй" агрофирмасында көнбагыш урырга керешкәннәр. Ул барлыгы 1045 гектар мәйданны били.
https://vk.com/doc200499291_452001920
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев