Районда чөгендер алуны төгәллиләр
Бүген чөгендер алуда хезмәт куючыларны бүләкләүнең чираттагысы, бәлки, быелга соңгысы булгандыр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салиховның, көннәр шулай яхшы торса, Алла боерса, ай ахырларына чөгендер бетәр, дигән фаразлары туры килер, дип өметләнәбез, чөнки шушы бер-ике көндә татлы тамырны алып бетерәбез, диләр чөгендерчеләр. Һава торышы...
Бүген чөгендер алуда хезмәт куючыларны бүләкләүнең чираттагысы, бәлки, быелга соңгысы булгандыр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салиховның, көннәр шулай яхшы торса, Алла боерса, ай ахырларына чөгендер бетәр, дигән фаразлары туры килер, дип өметләнәбез, чөнки шушы бер-ике көндә татлы тамырны алып бетерәбез, диләр чөгендерчеләр. Һава торышы да быел үзенең уңайлыклары белән куандырды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һзм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм Илнур Салихов соңгы җидекөнлек җиңүчеләрен тәбрикләделәр, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Бу юлы өч алдынгы урынны да "Нөркәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре алдылар. Агрофирмада бу атнада барлыгы 368 гектардан татлы тамыр казыганнар. Шуның 125 гектарында Руслан Миннемөхәммәтов белән Илдар Хуҗин эшләгәннәр. Рамис Хәлиуллин белән Наил Әхмәтшин икесенә 123 гектардан уңыш алганнар. Альмир Саттаров белән Ринат Хаҗиев экипажы 108 гектарда эш башкарган.
Төягечләрдә эшләүчеләр арасында исә беренчелек янә "Җәлил" агрофирмасыннан Дамир Моратов белән Айрат Салиховта. Алар шикәр заводына 10217 тонна чөгендер төяп озатканнар. Икенче урында - "Нөркәй" агрофирмасы механизаторлары Илфат Йосыпов белән Рамил Салихов. Аларның эш күрсәткече - 7189 тонна. "Сарман" агрофирмасыннан Ринат Илдарханов 5722 тонна чимал төягән.
Акчалата сертификатлар алдынгы агрономнарга да тапшырылды. Гадәттәгечә, алдынгылык дилбегәсе - Нөркәй" агрономы Рөстәм Исмәгыйлев кулында. Икенче урында янә "Сарман"нан Рамил Шакирҗанов булды. Өченчедә - "Җәлил" агрофирмасы агрономы Булат Вәлиев.
Финиш сызыгын узарга санаулы көннәр калып бара. Аяз көннәр юлдаш булсын.
https://vk.com/doc200499291_453433752
Альбина Сабирова
Фотолар - автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев