САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин чираттагы җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, чөгендерчеләр янында булып, чираттагы җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чөгендер алу комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне «Нөркәй» агрофирмасының Тәлгать Ибраһимов белән Ленар Әхмәдиев экипажы алды. Икенче урында - «Сарман»нан Вәдүт Хөснуллин һәм Айрат...

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, чөгендерчеләр янында булып, чираттагы җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чөгендер алу комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне «Нөркәй» агрофирмасының Тәлгать Ибраһимов белән Ленар Әхмәдиев экипажы алды. Икенче урында - «Сарман»нан Вәдүт Хөснуллин һәм Айрат Шәймөхәммәтов, өченче урында - «Нөркәй»дән Руслан Миннемөхәммәтов һәм Илдар Хуҗин. Төяүчеләр арасында беренчелек - «Сарман» агрофирмасыннан Ринат Илдархановта. Икенче урынны «Җәлил» агрофирмасыннан Дамир Моратов белән Айрат Салихов, өченче урынны «Нөркәй»дән Илфат Йосыпов белән Рамил Салихов алдылар. Агрономнар арасында бу атнада беренчелек «Сарман» агрофирмасыннан Рамил Шакирҗановта булды. Икенче урында - «Нөркәй»дән Рөстәм Исмәгыйлов, өченчедә - «Җәлил»дән Булат Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев