Бүген чөгендерчеләрне тәбрикләүнең чираттагысы узды
Авыл хуҗалыгы

Бүген чөгендерчеләрне тәбрикләүнең чираттагысы узды

Бүген чөгендерчеләрне тәбрикләүнең чираттагысы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Зәй шикәр заводы директоры урынбасары Мидхәт Хисамиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, агрофирмаларның басу-кырларында булып, татлы тамыр алуда хезмәт куйганнарны тәбрикләп, сертификатлар тапшырып кайттылар. Соңгы 7 көн нәтиҗәләре буенча беренче-икенче урыннарда -...

Бүген чөгендерчеләрне тәбрикләүнең чираттагысы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Зәй шикәр заводы директоры урынбасары Мидхәт Хисамиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, агрофирмаларның басу-кырларында булып, татлы тамыр алуда хезмәт куйганнарны тәбрикләп, сертификатлар тапшырып кайттылар. Соңгы 7 көн нәтиҗәләре буенча беренче-икенче урыннарда - "Сарман" агрофирмасы хезмәтчәннәре. Беренчедә Хөснуллин Вәдүт белән Айрат Шәймөхәммәтов экипажы булса, икенчедә - Заһир Шәйхразыев белән Илдар Гыйләҗев. Өченче урынны "Җәлил" агрофирмасы комбайнчылары Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов экипажы алды. Төягечләр арасында беренчелек - "Сарман" агрофирмасыннан Ринат Илдархановта. Икенче урында - "Җәлил" агрофирмасыннан Муратов Дамир белән Айдар Талипов экипажы. "Нөркәй" агрофирмасыннан Илфат Йосыпов өченче булды. Урыннар агрономнар арасында да билгеләнеп, алдынгылыкны "Нөркәй" агрономы Рөстәм Исмәгыйлев алды. Икенче урында "Сарман"нан Рамил Шакирҗанов. Өченчедә - "Җәлил" агрофирмасы агрономы Булат Вәлиев.

5 нче сентябьгә чөгендер алу буенча нәтиҗәләрне моннан карый аласыз: https://vk.com/doc200499291_450835695


Нет комментариев