Районда иң яхшы агрофирмаларның эш тәҗрибәсе киләчәктә дә кулланылачак
Сабан туе кыр хезмәтчәннәрен хөрмәтләү бәйрәме буларак та билгеле. Бу көнне аерым механизаторларны гына түгел, алдынгы авыл хуҗалыгы оешмаларын да зурлыйлар.
Язгы чәчү нәтиҗәләре белән танышу йөзеннән, милли бәйрәмебез алдыннан басуларда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге махсус комиссия эшләде. «Агрокөч» җәмгыятенең терлек азыгы җитештерү буенча әйдәп баручы агрономы Рөстәм Хәбибрахманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев, «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов та чәчүлекләргә карата тиешле бәя бирделәр.
– Язгы арпагыз да, рапс та бик яхшы күренә, – диделәр комиссия әгъзалары, аграр көллиятнең уңыш басуына сокланып.
«Сарман» агрофирмасының Әлмәт авылы тирәсендәге 192 гектар мәйданда чәчелгән көнбагыш та шундый ук бәягә ия булды. Ә менә 953 гектарда игелүче шикәр чөгендеренең рәт арасын белгечләр соңга калмыйча эшкәртергә киңәш иттеләр. «Бәйрәмнәрдән соң ук керешәбез», – диделәр агрофирма вәкилләре.
«Җәлил» агрофирмасына караган Рангазар басуында да чөгендер әйбәт тишелгән. «Гербицид үз эшен эшләгән», – дип билгеләп үттеләр чарада катнашучылар. Монда татлы тамыразык күрше «Сарман» басуыннан күпкә кимрәк – 213 гектарда чәчелгән. Иске Минзәләбаш җитештерү комплексына караган 112 гектарлы басуда «Кунакбаев истәлеге» сортлы көзге арыш бары тик мактау сүзләренә генә лаек булды.
– Тарихка керерлек булып үскән бу. Көлтә җыярлык булган, – диде Рөстәм Хәбибрахманов узган елның августында чәчелгән культура турында.
Хуҗалыкта көзге бодай да башакланып килә. 83 гектардагы чөгендернең дә тишелеше яхшы. «Рәт арасын эшкәртергә иртәрәк әле», – диделәр бертавыштан комиссия әгъзалары. 68 гектардагы «Форпост» сортлы рапс май ахырында гына чәчелгән, аны саклау чаралары планга кертелгән. Күтәмәле басуына борчактан соң көзге бодай чәчкәннәр. «Тишелеше бераз борчуга салган иде, хәзер барысы да яхшы инде», – диделәр җаваплы хезмәткәрләр. 298 гектардагы язгы бодай урынында исә элек шикәр чөгендере игелгән.
«Нөркәй» агрофирмасына юл «Сарман»ның Мортышбаш басуларыннан үтә иде. Андагы язгы рапс белән көзге һәм язгы бодайлар да яхшы бәя алдылар. «Нөркәй»нең Юлтимер басуына шикәр чөгендерен беренчеләрдән булып чәчкәннәр. «Язгы бодайга яфрактан тукландыру кирәк. аны югары сыйфатлы итәргә омтылырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнесаяз улы. Мисал өчен хуҗалыктагы силоска кукурузны китерделәр. Аңа күз ташлау белән, «сыйфатлы булачак», диделәр белгечләр. 185 гектардагы шикәр чөгендере исә өченче тапкыр гербицид белән эшкәртелгән, сабаклары менә-менә «йомылам» дип торалар.
«Туган як» агрофирмасының районга караган өлешендә язгы бодай да, көнбагыш та, көзге арыш та бик яхшы үскәннәр. Аның вәкилләре яңа сортлар булдыру өстендә дә эшлиләр икән. «Туган як»ның уңай тәҗрибәсен башка агрофирмаларда да кулланырга ниятлиләр.
– Язгы кыр эшләрендә катнашкан һәркемгә «рәхмәт»тән башка сүз юк. Сезнең тырышлык белән, бу юлы да эшләр тиешенчә башкарылды, – диде Фәрит Мөнәвир улы, чарага йомгак ясап.
Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынга лаеклы дип, «Туган як» агрофирмасы табылды. Башка призерларны билгеләү комиссиягә тагын да авыррак бирелде: барысы да яхшы эшләгән, берсен генә дә аерып куярлык түгел. Киңәшләшкәннән соң, җаваплы вәкилләр Сарман аграр көллиятенең дә, «Сарман», «Нөркәй», «Җәлил» агрофирмаларының да уңышлары бертигез бәяләнергә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. Барлык хуҗалыклар да район Сабантуенда бүләкләнделәр.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев