САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Райондашларга “Генерал” салаты рецепты

Моның өчен 1әр кг помидор, кыяр, 300әр г башлы суган, кәбестә, татлы борыч, 200 г кишер, 2 аш кашыгы тоз, 100 г шикәр комы, 80 мл 9 процентлы аш серкәсе, 150 мл үсемлек мае, тәменчә петрушка яки башка яшеллек, 1 данә Чили борычы (булмаса да ярый) кирәк. Бу массадан 3 литр салат чыга.

Барлык яшелчәләрне үзегез теләгән формада кисә аласыз. Кәбестәне, кишерне, яшел тәмләткечләрне – вак итеп, помидорларны – ярымбоҗра, борычны, суганны юка ярымбоҗра формасында турарга мөмкин. Салатка, теләгән очракта, боҗралап туралган ачы борыч кушарга да була.
Барлык яшелчәләрне бергә кушып, тоз, шикәр комы, май һәм аш серкәсе салыгыз, яхшылап болгатып, 3 сәгать тотыгыз. Һәр 30 минут саен болгатып торыгыз. Соңыннан салатны стерильләштерелгән банкаларга салыгыз, өстенә маринадын салып бетерегез. Кәстрүл төбенә сөлге җәеп, банкаларны тезегез, өсләренә капкачларын куегыз. Кәстрүлгә банка “җилкәсе”ннән су салыгыз. Бер литрлы банкаларны – 30, ярты литрлыларны 20 минут стерильләштерегез. Капкачларын ябып, әйләндереп, суынганчы төреп тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев