САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бүген шулай ук - әстерхан чикләвеге көне + рецепт

Әстерхан чикләвеге, чыннан да, бик файдалы.

Бары тик дүрт йөз грамм чикләвек кенә дә кешенең көндәлек ризык, витаминнар һәм микроэлементлар ихтыяҗын канәгатьләндерә ала. Дөрес, бер тапкыр шулкадәр күп чикләвек ашау куркыныч: ул - артык концентрацияләнгән ризык, плюс анда аллергеннар да бар. Чикләвекне көненә йөз грамм ашасаң, организмга зыян китерми. Бу күләм, мәсәлән, өч йөз грамм бодай икмәге, җиде йөз грамм бәрәңге ашаган яки бер литр сөт эчкән кебек була.
Россиядә бу бәйрәмне рәсми рәвештә билгеләп үтмиләр, әмма бу безгә аннан тәмле десерт ясап ашарга комачауламый.
Күпләрегезгә таныш булган, бик җайлы һәм тәмле десерт рецепты тәкъдим итәбез. Бу ризык туклыклы һәм файдалы.
Кирәк булачак: төшсез кара җимеш, әстерхан чикләвеге, куертылган сөт.
Чернослив с грецким орехом в сгущенке - фото шаг 6

Фото: nyamkin.ru/recipes/chernosliv-s-greckim-orehom-v-sgushchenke сайтыннан алынды.

Чикләвекне кара җимешләр эченә яртышар итеп яшерәбез һәм өстенә куертылган сөтне агызабыз. Тәмле булсын!

Әстерхан чикләвеге белән булган рецептларыгыз белән сез дә бүлешә аласыз, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев