САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр

06 июня 2022, 07:51

1975

0

1

4 июнь көнне Саратовтан 25 километр ераклыктагы Усть-Кюрдум авылында Саратов өлкәсе Сабан туе үткәрелде. Ул Идел Болгары халыклары тарафыннан Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланды. Шунысын да әйтергә кирәк: быелгы Сабантуй өлкәдә юбилей – 30 нчы Сабантуй булды.

Бәйрәмдә Башкортостаннан, Астрахань, Ульяновск, Пенза өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән кунаклар катнаштылар. Ә Татарстан Республикасын Сарман районы вәкилләре тәкъдир иттеләр.
Сабантуй кунакларын иң элек Саратов өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Бусаргин сәламләде. Бәйрәм кунакларын өлкә татарлары исеменнән Саратов өлкәсе Төбәк татар милли мәдәни автономиясе Башкарма комитеты рәисе Мөхәммәт Мадъяров тәбрикләде һәм Сабантуйны ачык дип белдерде. Татарстан сәламен һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен якташыбыз - Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов җиткерде. Сарманлылар исеменнән бәйрәм кунакларын районыбыз башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.
Сабантуйга җыелган халык районыбыз җырчылары, биючеләре чыгышларын яратып карады. Алар адресына күп санлы “Афәрин!” сүзләре яңгырады. Бәйрәмдә катнашучылар игътибарына шулай ук Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать һәм Җәлил поселогы рәсем мәктәпләре укучыларының кул эшләреннән һәм картиналарыннан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Алар балаларга күп төрле уеннар да уйнаттылар, бәйрәм бүләкләре тапшырдылар. Тагын бер күңелле мизгел – саратовлылар Сарман чәкчәгеннән дә авыз иттеләр.

 

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев