САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар

16 сентября 2021, 13:40

1845

0

0

Кичә – 15 сентябрь көнне Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” компаниянең иҗтимагый советы утырышы булды һәм ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш территориясенең социаль үсеше мәсьәләләренә багышланды. Аңа район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман районы делегациясе дә чакырылды.

Утырыш эшендә компаниянең генераль директоры Наил Маганов, аның урынбасарлары Азат Ягъфәров, Рөстәм Мөхәммәдиев, компаниянең Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин, республиканың Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары вәкилләре, көньяк-көнчыгыш төбәге районнары башлыклары, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар һәм башкалар катнаштылар.
Генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев компаниянең 2021 елгы социаль эшчәнлеге йомгаклары, пандемия вакытында көньяк-көнчыгыш районнарга ярдәме, шулай ук узган иҗтимагый советларда кабул ителгән карарларның нәтиҗәләре турында сөйләде. Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин компаниянең Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышы үсешенә социаль инвестицияләргә яңача якын килүе турындагы мәсьәләгә, яңа грант программасына тукталды.
Утырышта якын киләчәккә планнар да әйтелде. Әлмәттә, әйтик, яңа картина галереясы төзеләчәк, район һәм шәһәрләрдә мәгариф, сәламәтлек саклау, территорияләрне үстерү буенча эшләр башкарылачак.
Утырыш кысаларында анда катнашучылар компаниянең социаль эшчәнлегенә багышланган күргәзмәне дә карадылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X