САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр

09 июля 2021, 11:17

3219

0

0

.

8 июль көнне районда Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Гаилә – гомер чишмәсе” дигән зур чара үткәрелде.  
 Тантана район үзәгендәге Татар Илеге паркында уздырылды. 
 Тантанада катнашучыларны район башлыгы, җитәкчелек, барлык сарманлылар исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде.
 Бәйрәм программасы шактый бай һәм кызыклы иде. Әти-әниләре өчен бәйрәмне тамаша итәргә килгән балалар өчен – аеруча. Алар спорт эстафетасында, гаилә темасына багышланган плакатлар конкурсында, хәрәкәтле уеннарда, “тату гаилә” дигән рәсем конкурсында, “Гаилә сакчысы” дигән интерактив һәм башка чараларда җитезлекләрен, осталыкларын сынадылар. “Яраткан ромашка чәчәге” акциясендә катнаштылар, теләкләр тактасына теләкләрен яздылар. Әти-әниләр балалар белән берлектә традицион “Йөзек салу”, “Елга”, “Капкалы” һәм башка уеннарда катнаштылар. Ә парк сәхнәсеннән бертуктаусыз җыр һәм моң агылды: районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать осталары, сәләтле балалар бәйрәм халкына матур җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр.
 Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев