Сарманда ярминкә үткәрелде. Анда авыл җирлекләре, оешмалар, авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм башкалар үзләрендә җитештерелгән продукция белән катнаштылар.
Ярминкәнең эше белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин да танышты, бәяләр, авыл хуҗалыгы һәм ярминкәдә катнашучы оешмаларның эшчәнлеге, проблемалар белән кызыксынды.