САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Сарманда “Нәүрүз” гөрләде

25 марта 2021, 14:41

5632

0

0

Башыннан ук күңелле башланган бәйрәм ахырына чаклы күтәренке рухта дәвам итте.

Мәдәният хезмәткәрләре, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләр чыгышлары һәркем күңеленә хуш килде. Күмәк биюләргә бәйрәм кунаклары да кушылды. Шушында ук кызыклы уеннарга да старт бирелде. Бәйрәмдә катнашучылар Кыш бабай белән чүлмәк ваттылар, киез итек атышлы уйнадылар, ә Мортамаклар һәркемне “Капкалы” уенына чакырдылар. Китапханә хезмәткәрләре дә һәркемне күңелле уеннар белән каршы алдылар. Уеннарда бигрәк тә балалар кинәнделәр, рәхәтләнеп фотоларга төштеләр. Туган җиребезгә хуш килдең, Нәүрүз! Төкле аягың белән!

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X