САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар

06 июня 2022, 07:43

1787

0

1

27 май көнне район мәдәният йортында Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең иҗат концерты булды.

Алар әти-әниләргә, башка тамашачыларга ел дәвамында өйрәнгән иң матур концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Шунысы да куанычлы: мәктәп укучыларының күбесе - “Йолдызлык”, “Сандугач сайрар илем” һәм башка дәрәҗәле конкурсларның җиңүчеләре. Мәктәпнең тегү бүлекчәсендә укучы балалар исә үзләре теккән киемнәр һәм ясаган кул эшләре белән мода күрсәттеләр. Ә мәдәният йорты фойесында тамашачылар балаларның рәсемнәреннән һәм кул эшләреннән төзелгән күргәзмә белән таныша алдылар.
Кичәдә шулай ук мәктәпнең чыгарылыш укучыларын озату да булды. Аларга мәктәпне тәмамлау турындагы таныклыкны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тапшырды һәм матур теләкләрен җиткерде. Мәктәп директоры Гөлшат Ширееваның да укучыларга әйтер сүзе бар иде. Ул мәктәпне тәмамлаучыларга ак юллар, мәктәптә алган һөнәрләре һәм белемнәренең киләчәк тормышларында таяныч булуын теләде. Татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ильмира Салихова Гөлшат Руслан кызына уңышлар теләп, истәлекле бүләк тапшырды. Кичә шушы мәктәпне тәмамлаган, инде халкыбыз арасында танылган җырчы Алинә Прокофьева башкаруындагы “Сарман” җырына бию тәмамланды. Татар дөньясына Илһам һәм Зөһрәләрне биргән Сарман төбәге киләчәктә дә талантларга саекмасын иде.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев