САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды

09 мая 2021, 12:29

5298

0

0

Бөек Ватан сугышында 9 меңнән артык райондашыбыз катнашкан.

 Бүген район үзәгендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгы зурлап бәйрәм ителде. Ул сугыш еллары һәм сугыш турындагы җырлар, биюләр белән башланды. Тантанада катнашучыларны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.
 - Бәйрәмнәр арасында Бөек Җиңү көне – аеруча изге һәм кадерле. Бу сугышның кайгылы җиле һәркемнең язмышына кагылды, ләкин совет халкын сындыра алмады. Илнең һәр кешесе аның азатлыгы өчен көрәшүне үзенең изге бурычы итеп санады. Ул көннәр бездән ерагая барсалар да, аның хатирәләрен безнең күңелләрдән җуя алмас. Җиңү көне - уртак хәтер көне ул. Бөек Ватан сугышында 9 меңнән артык райондашыбыз катнашкан, аларның 7 меңгә якыны сугыш кырларында һәлак булган. Бүгенге көндә районда 10 – сугыш ветераны, 84 – сугыш ветеранының тол хатыны, 273 – тыл ветераны, 2308 сугыш чоры балалары яши, - диде ул, сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәт белдереп һәм барлык райондашларны бәйрәм белән тәбрикләп.
 Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мәртәбәле кунагыбыз - якташыбыз, Татарстан Республикасы Суд департаменты начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов кайткан иде. Ул район халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен җиткерде, республика җитәкчелеге исеменнән сарманлыларны бәйрәм белән тәбрикләде.
 Соңыннан сүз тыл ветераны Мөслимә Яббаровага бирелде. Ул сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгына тукталды, сугышларның кабат булмавын теләде. 
 Ветераннарга кызыл канәферләр тапшырылды.
 Зөлфия Шәрипова язмасы, Илназ Сираев фотолары

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X