САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды

18 ноября 2019, 14:37

5566

0

0

Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, якташыбыз – Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, эчке эшләр органнары ветераннары, башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Артем Хохорин әлеге бинаның Федераль программа кысаларында реконструкцияләнүен һәм аңа 100 миллион сумнан артык акча бүленүен әйтте. Аны файдалануга тапшыруның эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә зур бүләк булуын билгеләп үтте. Бинаны реконструкцияләү эшләренә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләре белән берочтан бүләкләр дә тапшырылды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы Газинур Мортазинга бүлеккә эш машинасы ачкычы, компьютер техникасы алу өчен сертификат, бинаның символик ачкычы тапшырылды. Һөнәри вазифаларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре хөрмәтенә куелган стелага чәчәкләр салганнан соң, кунаклар бина эченә үттеләр, андагы эш шартлары белән таныштылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X