Райондашыбыз – күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форумда катнашучылар Әлмәт авылының "Олы Яр" чишмәсендә татар халкының милли йолалары үрнәкләре белән таныштылар, Сабантуй уеннары карадылар, чишмә суыннан чәй эчтеләр, коймак белән сыйландылар. Аннан "Шәфкать" үзәгенең "Авылым хәзинәсе"ндә кунакта булдылар.