САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Районда Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

15 августа 2018, 11:00

2432

0

0

Физкультурачылар көне уңаеннан район үзәгендә, Җәлил бистәсендә төрле чаралар үтте. Бистәдә велосипедчылар йөрешеннэн башланган көн күңелле мизгелләргә бай булды. Сарманда да велосипедта йөрергә яратучылар парады узды. "Батырлар ярышы" ("Гонка героев") аеруча кызыклы булды. Анда 8 команда катнашты. Нәтиҗәдә район Башкарма комитеты командасы җиңүче булды. Сарманлылар башка спорт ярышларында да теләп катнаштылар. Чараларда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, спорт сөюче райондашларны сәламләп, район данын төрле дәрәҗә ярышларда яклап, югары күрсәткечләргә ирешкән спортчыларны буләкләде. Җәлил бистәсендә үткән чараларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев катнашты.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X