САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең пленумы үтте

23 января 2019, 14:34

3039

0

0

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елда башкарылган эшләрне анализлады, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Икенче көн тәртибе буенча советның ревизион комиссиясе члены Гөлүсә Ганиуллина чыгышы тыңланды. Ветераннар хәрәкәте катнашында үткән милли-мәдәни, спорт чаралары хакында Нурсинә Хәйруллина сөйләде. Сарман, Кәүҗияк, Җәлил бистәсе ветераннар советлары рәисләре Софья Әхмәдуллина, Фәүзимә Шакирова, Әнисә Минһаҗева үз җирлекләрендә ветераннар белән башкарылган эшләргә тукталдылар, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X