САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Район укучылары һөнәр сайлауга бер адым ясадылар

27 сентября 2018, 15:15

2282

0

0

Район мәктәпләренең 7-9 сыйныф укучылары мәшгульлек үзәге тарафыннан үткәрелгән “Һөнәргә бер адым” проекты кысаларында район оешмаларында – электр челтәре предприятиесе, “Сарман ите” комбинатында, минераль су заводында, аграр көллиятнең уку, укыту-производство үзәкләрендә булдылар һәм аларның эшчәнлеге, төрле һөнәрләр белән таныштылар. Соңыннан “Сарман” кинотеатрында проектка йомгак ясалды, рәсем конкурсында катнашучы балалар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Аларны район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлнара Хәйбрахманова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлеге җитәкчесе Ләлә Насыйбуллина тәбрикләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X