САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
фото

Районда елның татар кызы hәм татар малае билгеле булды

13 мая 2025, 16:50

303

0

2

Районда елның татар кызы һәм татар малае билгеле булды.


Бүген Җәлил поселогының “Каенкай” балалар бакчасы базасында “Татар малае, татар кызчыгы” район бәйгесе үткәрелде. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында сәләтлеләрне барлау, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының тарихи-мәдәни мирасын үстерү, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау максатыннан үткәрелә. Анда барлыгы 16 бала катнашты. Чарадагыларны иң элек район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлева сәламләде, балаларга уңышлар теләде. Мәртәбәле жюри бәяләвеннән соң, “Татар малае” дип, Сарманның “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче Әлим Садыков танылды. Район үзәгенең “Кояшкай” балалар бакчасыннан Аделина Хәертдинова “Татар кызы” исеменә лаек булды. Барлык балалар да аерым номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Аларга “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Җәлил бүлекчәсе рәисе Гүзәлия Гарипова иганәче Миләүшә Гамирова ярдәме белән әзерләнгән матур бүләкләр һәм Диплом тапшырды.
Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев