САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Матурлыкка гашыйк остабикә

06 апреля 2022, 09:24

2206

0

0

Ләшәү-Тамак авылында яшәүче Миңнебаева Гөлшат Габдулла кызы кечкенәдән кул эшләре белән мавыга. Матурлыкка омтылыш бала вакыттан ук сеңгән аңа. Тегү сәләтен әбисе белән әнисе мирас итеп калдырганнар.

Останың кул эшләре авыл мәдәният йорты үткәргән барлык чараларда да кулланыш таба. Балалар бакчасына да Гөлшат апаның ярдәме бик зур. Төрле бәйгеләр, концерт программалары өчен күлмәкләр, алъяпкычлар, татар хатын-кызларының милли костюм комплексына кергән изүләр, хәситәләр ясау, төрле баш киемнәрен тегү, чигү, курчаклардан әкияти затлар ясау, һичшиксез, Гөлшат апаның кулы белән эшләнә. Сабантуйлар чорында, чыгыш ясар өчен милли күлмәкләр тектерергә дип, күрше авыллардан да киләләр аңа. Һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел Гөлшат апа беркемне дә кире бормый. Алтын куллы оста чиккән кульяулыклар кунакка килгән һәр кешегә бүләк ителә. Һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел Гөлшат апа беркемне дә кире бормый. Алтын куллы оста чиккән кульяулыклар кунакка килгән һәр кешегә бүләк ителә. Матурлыкка гашыйк остабикә гөлләр, чәчәкләр үстерергә дә ярата. Кышын тәрәз төпләрен гөлләр бизи, иртә яздан бакчасы шау чәчәккә күмелә аның. Аш-суга да оста әле Гөлшат апа. Тормыш иптәшен, кунакка кайткан балаларын, оныкларын тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйларга ярата ул.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X