САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар

27 апреля 2022, 15:38

1684

0

0

Бүген икенче санлы Җәлил мәктәбендә укучылар килгән кунаклар белән берлектә кешене кеше итеп яшәткән, аның күңелен, тормышын баеткан, бәхетле итә алган рухи кыйммәтләрне барладылар.

Кеше гаиләдә, нәсел җепләрен ныгытып, туган җирендә, әдәбият, сәнгать, милли гореф-гадәтләрне саклап яшәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр укучылар. Аларга нәсел шәҗәрәсен өйрәнгән Рүзилә Асылшәрипова, Иске Минзәләбаш авыл тарихын төзергә керешкән Рәис Кәлимуллин, кулларыннан нур тама торган, милли киемнәребез, калфакларыбыз, бизәнү әйберләрен кире тормышыбызга кайтарырга җаны-тәне белән тырышучы Галия Абзалова, китап укырга, әдәбият белән кызыксынырга өндәгән Сөмбел Әкрамова, татар теле һәм әдәбияты буенча IX Халыкара олимпиада призеры Александр Фролов ясаган чыгышлар да ярдәм итми калмады. «Һәркемнең үз тормыш позициясе, кыйбласы булырга тиеш. Үз фикерегезне әйтергә курыкмагыз, актив тормыш рәвеше алып барыгыз», - диде дәреснең ахырында «Бердәм Россия» партиясенең Сарман бүлекчәсе җитәкчесе һәм олимпиада җиңүчесе Фролов Александрга, “Безнең гаилә очар кошларны каршы алырга әзер” видеороликлар конкурсы җиңүчеләренә бүләкләрен тапшырды.  

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X