САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?

12 апреля 2022, 10:28

2075

0

0

1961 елның 12 апрелендә "Байконур" космодромыннан беренче тапкыр космик корабль старт ала. "Восток-1" корабленең Җир тирәли орбиталь очышы озынлыгы 108 минут тәшкил итә. Тарихта беренче очучы-космонавт Юрий Гагарин бөтендөнья танылу алды.

 Аның белән бәйле хатирәләр бүгенге көндә Мәскәүдә космонавтика музеенда саклана. Ул 1981 елда космоска очуның 20 еллыгы уңаеннан ачыла. Музейда 100 меңләп берәмлек экспонат исәпләнә. Алар арасында космик техника үрнәкләре, космонавтларның шәхси әйберләре, архив материаллары һәм башка бик күп тарихи мәгълүматлар бар. Музей белән янәшә космонавтлар аллеясы, "Покорителям космоса" монументы һәм космонавтика фәненә нигез салучы Константин Циолковскийга һәйкәл куелган.
Кешенең космоска беренче очышы сәясәтчеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын да җәлеп итте, кайбер илләрдә космик программалар бюджеты шактый үсте. Ул вакытта һәр икенче малай, мөгаен, космонавт булырга хыяллангандыр.
Ә сезнең космонавтика көне белән бәйле нинди хатирәләрегез бар, хөрмәтле дуслар?

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X