САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

“Әйе” дә димә, “Юк” та димә: мошенниклар тозагына элләкмәс өчен райондашларга берничә киңәш

Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен берничә киңәш:

- Паспортның төп нөсхәсен таныш булмаган кешеләргә бирмәгез һәм беркайда да залогка калдырмагыз;

- чит затларга паспорт битләренең сканнарын җибәрмәгез;

- паспорт мәгълүматларын бары тик якланган сайтларда гына (адреслы юлда ябык замок билгесе булырга тиеш) ышанычлы оешмалар өчен (мәсәлән, лицензияләнгән банклар яки иминият компанияләре) һәм ансыз гына булмый (мәсәлән, әгәр сез самолетка яки турвизитка билетлар сатып аласыз икән) торган очракларда кертергә мөмкин;

- таныш булмаган затларга телефоннан яки социаль челтәрләр аша мәгълүматлар хәбәр итмәгез, хәтта, мәсәлән, “Пенсия фондыннан компенсация рәсмиләштерү өчен”, дип сорасалар да;

- телефон номерына, я электрон адреска юлланган сылтамалар буенча керергә кирәкми, бигрәк тә алар отышлы тәкъдимнәр әйтсәләр яки сезнең аккаунт белән проблемалар турында хәбәр итсәләр - бу кешене мөмкин кадәр тизрәк хәрәкәт итәргә мәҗбүр итүнең классик ысуллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев