САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Якташыбыз Алинә Кәримовага ни булган?

Виртуаль дусларының күпчелеге аңа күз тигән дип уйлый.

«Сезнең дә шулай җаныгызны кая куярга белмәгән чакларыгыз буламы ул? Күңелдә ниндидер борчу тора… Көндезләрен ярый үтә лә ул, ә менә төннәрен бик кыен… Башта төрле уйлар, әллә ниләр, паник һөҗүмнәр була, аңлатып бетерерлек түгел. Барысы да тәртиптә… арыганлыктан да түгел. Белгән догаларны укып, балаларны йоклатам да, рәхәтләнеп ятып йоклыйм дисең дә, башлана.....

Шулай җәфаланган кешеләр булса, сез әлеге очракта нишлисез? Минем белән бүлешсәгез, рәхмәтле булыр идем», — дип язган Алинә Кәримова инстаграмдагы сәхифәсендә.

 

Инстачыларның күпчелеге «күз тигән» дип комментарий калдырган. Киңәш бирүчеләр дә бар, коронавирус белән авырганнан соң шундый халәттә булучылар да язган.

«Төрле БАДлар эчеп, сәламәтлегегезне бетермәгез. Мин шулай интегәм, кичтән пустырник эчә башладым, йоклыйм әле. Урамда йөреп кергәч, душтан һәм мунчадан соң әйбәт йоклыйм»;

«Күз тигән сезгә, өшкертеп карагыз»;

«Банан ашагыз, 5-6 финики белән ромашкалы чәй эчегез»;

«Артык һуш китәрлек матур пар һәм затлы жырчылар сез! Ул халәт үтә, аптырама. Бернинди куркынычы юк, һәр кешедә була. Берүк, тагын да тирәнрәк уйлап нервыңны бетермә!» — дигән комментарийлар бар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев