"Эләкмәде" - Салават Фәтхетдинов нәрсәгә үкенә?

«Аллага шөкер, халык кабул итә торган җырлар иҗат иттем»,- дип сөйләде Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хакимов.

Тиздән Казанда композиторның иҗат кичәсе узачак. Ризван Хәким, ТРның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм БР атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин журналистлар белән очраштылар. – Иҗатыма килгәндә Аллага шөкер халык кабул итә торган җырлар гына иҗат иттем гомер буена. Мин моның белән бик шатмын. Тамашачыга рәхмәтле мин. Җырларымны халыкка җиткерә торган артистлар бар. Җырларыбыз язылып тора. Ходай бирсә, киләчәктә дә иҗатымны дәвам итәрмен, — дип сәламләде журналистларны композитор.   Ризван Хәкимовның иң беренче җырларының берсе — «Елама, ярсама». Композитор үзенең татар җыр сәнгатендә популярлык яулавын әлеге җыр белән бәйли. Ризван Галимҗан улы бу хитны Куйбышев шәһәрендә армия сафларында хезмәт иткән вакытында иҗат иткән. Хәзер Ризван Хәким — дистәләрчә җыр авторы.     — Ризван абый иҗат иткән җырларның иң яратканым «Көтмә син, көтмә» дип аталганы. Мин аны  20 елдан артык башкардым. Һәр концертны «Аллага шөкер» җыры белән ачтык. Тамашачылар бу җырны башкаруымны сорыйлар, – дип сөйләде Салават Фәтхетдинов.   Татарстанның халык артисты Ризван Хәкимов иҗат иткән берничә җырның аңа «эләкми» калганына үкенүен дә әйтте.   — Ризван абый минем өчен «Агым су» җырын язып бирде. Тормышымда авыр моментлар булганда бу тирән мәгнәле җыр миңа нык ярдәм итте, — дип уртаклашты Ришат Төхвәтуллин.   Башкортстанның атказанган артисты репертуарындагы яңа җырларның берсе дә Ризван Хәким көенә язылган. Ул «Сөю бар әле» дип атала.   5 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Ризван Хәкимовның иҗат кичәсе уздырылачак. Бәйрәмдә композиторның җырларын башкаручы популяр татар һәм башкорт артистрары чыгыш ясаячак.  

Айгөл ЮНЫСОВА, Мәгариф

Фото: Бизнес Онлайн, соцчелтәрләр 

--- Матбугат.ру 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте