Рособрнадзор 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм җәмгыять белеме буенча төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) структурасын һәм бәяләү тәртибен үзгәртте, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Рус теле һәм йомгаклау әңгәмәсе:
- ОГЭ балллары: Максималь балл 37 дән 38 гә кадәр артты. Текст нигезендә инша-фикер язу биремнәренә төзәтмәләр кертелде.
- Йомгаклау әңгәмәсе: Биремнәр саны 4 тән 3 кә, ә максималь балл 20 дән 17 гә кадәр кимеде. Ирекле тормыш темалары урынына әңгәмә бирелгән текст буенча уздырылачак. Әзерлек вакыты арттырылды.
Җәмгыять белеме:
- Биремнәр һәм балллар: Имтиханда 20 бирем калды, югары катлаулылыктагы бер сынау алынды. Беренчел максималь балл 37 дән 32 гә кадәр кимеде.
- Яңа дәреслекләр: Үзгәрешләр яңа дәүләт дәреслекләре программасы белән синхронлаштырылган.
Математика, физика, химия, биология, география, информатика, әдәбият һәм чит телләр буенча ОГЭ биремнәре үзгәрешсез калды.
Нет комментариев